Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен (күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) яки Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең инглиз, алман, яки төрек телләренә тәрҗемәсе юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала.
Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт!
Яшь чикләве: 14-30 яшь. Һәр номинациядә 2 яшь категориясе: 14 — 20, 21— 30 яшьлекләр.