(Тәрҗемә)
Гәрчә күрсәң ата-анаңдан җәфалар күп заман,
Син җәфа итмә аларга, бәлки хөрмәт, и угълан!
Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен,
Син дә угълыңнан алырсың аны, әлбәт, и угълан!
1909
Аңлатма
1909 елда «Шура» журналының 10 санында басыла. Соңыннан 1915 елда «Шура» журналының 17 санында шул ук шигырь «Кыйтга» исеме белән кабат басыла.