Дәрдемәнд шигырьләре

«Рәнеҗ хәтер булганын илнең суыктан белде яз»

***
Рәнеҗ хәтер булганын илнең суыктан белде яз,
Кем, чәчеп нур, йөргезеп җилләр шифалы, килде яз.
Кар эреп, кырлар ачылды, таудан исте хуш җиләс,
Тау вә сахраларга яңа җан биреп сирпелде яз.
Кырны, тугайларны алды язгы сулар ташкыны,
Кем, чәчеп нурлар шифалы, йөргезеп җил, килде яз.
Яз үтеп, көннәр бетеп, булды тәмам гомрем кышы,
Агъла, и бичара Закир, кем, синеңчөн үлде яз.


Рәнеҗ хәтер – «күңеле рәнҗүе» мәгънәсендә
Made on
Tilda