Дәрдемәнд шигырьләре

Замана вагыйзына

Замана вагыйзына

Куеп тор инде, сөйләмә юк-бар гәбеңне,
Өйрән бар әүвәле үз мәзһәбеңне.
Җитәр, бакырма, күп белдек, өйрәндек,
Мөселман, кяфер итмәккә шәбеңне!
Вагыйзына — үгетчесенә

Үз мәзһәбеңне — үз динеңне, үз юлыңны
Кяфер итмәккә - «берәүләрне динле, икенчеләрне динсез дип печать басып утыруда» мәгънәсендә.
Made on
Tilda