Дәрдемәнд шигырьләре
Замана вагыйзына
2022-07-03 14:54
Замана вагыйзына
Куеп тор инде, сөйләмә юк-бар гәбеңне,
Өйрән бар әүвәле үз мәзһәбеңне.
Җитәр, бакырма, күп белдек, өйрәндек,
Мөселман, кяфер итмәккә шәбеңне!
Вагыйзына —
үгетчесенә
Үз мәзһәбеңне —
үз динеңне, үз юлыңны
Кяфер итмәккә -
«берәүләрне динле, икенчеләрне динсез дип печать басып утыруда» мәгънәсендә.