Дәрдемәнд шигырьләре

Бәллү

Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

***
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән, тулгансың!
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансың!
Алмакаем,
Аппаккаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

***
Җилбер-җилбер,
Син бик тилбер —
Күбрәк уйныйсың!
Ал гөлләрне,
Сөмбелләрне
Өзми куймыйсың.
Кил, гөлкәем,
Сөмбелкәем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

***
Йокла шунда…
Син төшеңдә
Колын менәрсең;
Алмачобар,
Арбасы бар —
Менә күрерсең!
Колынкаем,
Кил, җанкаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

***
Юл юлдашың
Һәм кулдашың
Сиңа бар эштә
Һәм саклаучы,
Һәм яклаучы
Булсын фәрештә.
Кил, бөдрәкәй,
Фәрештәкәй,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Аңлатма
«Шура» журналының 1909 ел 2 санында басыла. Соңгы басмаларында (1959 елга кадәр) шигырьнең өч юлы төшереп калдырылган булган. 1959 елгы җыентыкка «Шура»дан кертелә. «Бәллү» шигыре алдына Дәрдемәнд үзенең «Сабый» исемле нәсерен урнаштыра, һәм алар идея эчтәлекләре ягыннан да һәм сәнгать образы буларак та, берсе икенчесен тулыландыралар (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda