Шәп торулар бар иде;
Әмма дошманнарда гамьләр,
Эч пошулар бар иде.
Бер заман чыгар идек без
Кырга дус-ишләр илә;
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.
һәй, гомерләр... үтте китте...
Кая китте ул заман!
Кая ул шәп һае-һулар!
Гефтегүләр бар иде...
Бер вакыт бунча рәхимсез
Дәгел иде кызлары;
Анда туташларда ымнар,
Күз кысулар бар иде.
Ничә еллар үтте, әмма
Күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле
Кандай сылулар бар иде.
Шигърене күргәч (Закире)ң,
Диде өлкәннәр дә — һай!
«Яшь чагында бездә һәм
Андый йөрүләр бар иде».
1903
1 Гамь — кайгы, бу урында көнләшү мәгънәсендә килә,
2 һае-һулар — шау-гөр килеп шатланулар.
3 Гефтегүләр — әңгәмәләшүләр,
4 Закирең— Закирнең, язучының үзенә кайтарып әйтүе
Аңлатма
Бу шигырь беренче мәртәбә 1903 елда Риза Фәхретдиннең Гафил бине Габдулла псевдонимы белән бастырылган «Әсма» повестенда текст эчендә әсәр героеның берсенең җыры итеп китерелә. Әсәр геройларыннан берсе Сәлим карт аны төрки телләр өйрәнергә килгән бер студентына көйле җыр итеп тәкъдим итә. астөшермәдә Р. Фәхретдин шигырьгә үзеннән түбәндәге искәрмәне биргән: «... Закир бу шигырьләрең каиле (әйтүче, сөйләүчесе) улса кирәк. Ләкин бу кеби гүзәл шигырьләре сөйләйән Закирең кангый Закир идеке безләрә бу көнә кадәр ачык мәгүлүм улмады. Әгәр дә билән улырса, «Тәрҗеман» җәридәсилә игълан идерсә нә гүзәл улур иде...».
Текст шуннан алынган (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).