Дәрдемәнд шигырьләре

«Хәл итеп, тәркиб итеп, кимьячы! нидер кара бу»

***
Хәл итеп, тәркиб итеп, кимьячы! нидер кара бу;
Бер сүтеп, бер беркетеп, уйлар йөреткән кара бу.
И мөһәндис! Кач, ширидеңне алып, үлчәүне куй,
Аркылы-буй берсене үлчәр өчендер бары бу.
Башкаралмый буенча кәсрен гомерләрдер гыйльме җәбер,
Канча җәбирләрне илдән кәсер итеп башкара бу.

Кимьячы – химик.
Мөһәндис – җир үлчәүче, инженер.
Ширидеңне – үлчәү таягыңны.
Гыйльме җәбер – алгебра.
Җабирләрне – җәберләүчеләрне, тираннарны.
Кәсер итеп – аерып, ваклап.
Made on
Tilda