Дәрдемәнд шигырьләре

Бүзләрем маналмадым


Гәрчә мин дә бар саналдым,
Ил катар сан алмадым;
Илдә йөрдем, хазлар алдым,
Уйласам — сан алмадым!

Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, —
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым.
Уйлагыз: мәгъшука меңнәр!..
Мин гашыйк саналмадым!

Кемгә васләт, кемгә өмид
Нигъмәтен бирде фәләк.
Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан алмадым.
Кемгә васләт, кемгә өмид!..
Мин сынык нан алмадым!

Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бүзәрдем...
Ни таныйм — таналмадым.
ни таныйм?.. Таналмадым!

Сезне, милләт кызлары, аһ!
И өмид йолдызларым!
Таң-сәхәрләр эзләп-эзләп,
Бер күреп каналмадым.
И өмид йолдызлары!..
бер күреп каналмадым!

Исте җилләр ил эченнән,
Иртә-кич салдым колак.
Җил-җиләсләрнең моңыннан
Зәүкы әлхан алмадым.

Кайда бер тау, кайда мәэмүл
Чишмәи әбелхәят!
Тез йөгендем, яшь тамыздым, -
Дәрткә дәрман алмадым.
... дәрткә дәрман алмадым!

Биэре милләт, маэи зәмзәм
Күзләдем еллар буе.
Җитте дәфенем вакты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!.
Вәйла!..
Дәрийгъ!
Бүзләрем маналмадым!!

АУДИОСЫН ТЫҢЛАРГА

Ил катар – ил эчендә
Хазлар алдым – өлеш алдым
Мәҗнүн белән Фәрһад – Навои әсәренең гашыйк геройлары
Васләт – кавышу, кушылу
Нигъмәт – муллык
Фәләк – язмыш, тәкъдир
Нан – икмәк.
Бүзәрдем – агардым
Каналмадым – туйганчы күрә алмадым
Зәүкы әлхан – көй ләззәте
Мәэмүл чишмәи әбелхәят – булыр дип фараз ителгән мәңгелек чишмә
Биэре милләт – милләт коесы
Маэи зәмзәм – зәмзәм суы
Дәфен – күмү, җирләү
Вәйла – никадәр үкенеч
Дәрийгъ! – аяныч

1908 елда «Шура» журналының 8 санында басыла.
Made on
Tilda