Дәрдемәнд шигырьләре

Өмитләр

***

Кил, әй башчы! Агачыңны юнма юкка,

Кирәк булмас, угыңны як, кил утка;

Ачып хәйрат белән гыйбрәт күзеңне,

Кара читләргә: туплар китте хутка!


***
Ничә багълар күңелләрдә төзелде,
Сары юллар булып гамьләр сызылды.
Өмидләр, кем, менеп башка тезелде,
Агарган кыл кебек, бер-бер өзелде.


***
Кил, и башчы! Агачны юнма юкка,
Кирәк булмас – угыңны як, кил, утка.
Агарды чәч,
Куарды баш,
Сары юллар сызылды.
Өмидләр, кем...
Өмидләр, кем...
Дәригъ, бер-бер өзелде!..

1912


Багълар — бакчалар

Гамләр — сагышлар

Куарды — агарды

Дәригъ — кызганыч


Аңлатма

«Шура» журналының 1912 ел 5 санында басыла. 1929 елгы басмасында ике өлешкә бүлеп бирелә.

Made on
Tilda