Гамь заманында яман әйткәннәрем.
Күргәнең миннән яфаларны оныт-
Әйдәмә яд, ул хафаларны оныт!
Әмма шул көннәрне, кем, булган иде,
Гыйшык илән моңлы күңел тулган иде.
Уйнашыр, уйнар идек без мәңгү шад,
Шул заманнарны онытма, әйлә яд!
Гамь заманында — кайгылы чагымда.
Әйләмә яд — искә төшермә, телгә алма.
1906
Аңлатма
Шагыйрьнең «Кичә күр, иркәм...» дип багышланган бу әсәре «Вакыт» газетасының 1906 ел 30 март 8 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басылган. Язучы аның тәрҗемә булуы турында үзе күрсәтеп уза, ләкин кайдан алганын әйтми. (Чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).