Дәрдемәнд шигырьләре

«Әй, көлгән һәрвакыт безне күреп хур»

2022-06-12 18:03
***
Әй, көлгән һәрвакыт безне күреп хур,
Җегетлек көт, симезлек көтмә бездән;
Арык та булса ат артык көнендә
Суяр өчен симертелгән үгездән.