Дәрдемәнд шигырьләре

«Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә»

***
Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә,
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын,
Гарибнең кайтырыннан фал карасын,
Ходаеннан кавышмаклык сорасын.
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Дәрийгъ, бер гомер икән сөргән элек без,
Йөрер бергә, көләр, уйнар идек без,
Бу көндә Сак белән Соклар кебек без...
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!

Саба җил – иртәнге җил
Гарибнең – читтәге ялгыз мескеннең
Made on
Tilda