Балалар, әйдә мәктәпкә,
Әтәч кычкырды күптән!
Тезелегез, кил, рәткә,
Карады кояш та күктән!
Кошлар, кортлар һәм кеше –
Һәркайсы эш башлады;
Һәркемнең бар бер эше –
Берәү дә эштән качмады.
Бак: кымырыска йөк ташый,
Бал корткае – татлы бал;
Кошкай ояга мүк ташый,
Коштан корттан гыйбрәт ал!
Басуда, кырда эш тулды.
Уянып, урман шаулыйдыр;
Тукран күптән тукылдый,
Сандугачкай сайрыйдыр.
Аучылар ау салалар...
Ялкауны Аллаһ яратмый.
Бисмилләһ диб, балалар,
Башлагыз тиз сабакны!
1908
Аңлатма
Беренче мәртәбә 1908 елда «Шура» журналының 1 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басыла. Шагыйрь әсәренең исеме астына җәяләр эчендә «көйгә салмый уку артык» дигән искәрмәне биргән һәм ахырда имзасы алдына шулай ук җәяләр эчендә «тәрҗемә» дигән сүзне куйган (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Совет чорында чыккан басмаларда шигырьнең соңгы строфасы төшереп калдырылган.