Диде: «Булды миңа толпар колын – аш!»
«Һөнәрлесең, – диде төлке, – һөнәрле,
Аз эш саймам ул эшне мин дә, кордаш.
Вәләкин, ни гаҗәп, һәр очраганнан
Аласың син һөнәрле башыңа таш.
Йөрәксездер колын, әмма бәһасе –
Кызыл алтын, үзе – инсанга юлдаш!»
Укучы, бу әкияткә фикер сал,
Бүләгемдер сиңа – үз хиссаңны ал!
Хиссаңны – өлешеңне.