Дәрдемәнд шигырьләре

Хәят

I
Бакчы, уенын башлаган, күңелен биргән курчагына,
Күр бәхетсезлекне, тап килдем вакытсыз чагына.
Уйнасын күңлен ачып, гаеп итмә, зинһар, и күңел,
Ним сабыйдыр ул сабыйлык көннәрен бик сагына.
Санкем угыл, кыз туен итмәктә ул, кызган уен,
Йөгерешеп, курчак төшеп менмәктә ак бармагына.
Чөнки мәшгульдер үзе, кылды ишарәтләр күзе,
Гамьле күңлемнән кибет ачтым, кичеп бер ягына.
Сорды ул гөл: — Кем, нидер сәуда?.. Дидем: — Сәүдаи гыйшык!
Тамды гөлләр, түкте ул дөррләр — «Керәм уртагына!..»

Уен өчендер сүзләре гәр, саф күңелдер, уены чын;
Күрче, курчакларны куйды, алды хушбуй, ягына.
Очмак өчендер мәхәббәт багына ул гандәлиб,
Чәч тарап, көзге карап, санкем канаткай кагына.
Сидкы вә ихласым өчендер кем ачып төш агъзыма,
Сакланып сүздән, яман күздән бөтиләр тагына.
Бер тамаша кыл күңел кем, җиргә беткән гөл түгел,
Чын мәхәббәт гөлләредер кунды тәнкәй агына!..

II
Сәер итеп күр, канча сонгыят сарыф итеп дәст әзәл,
Ни бәдаигъләрне төзде, тезде хөсне багына.
Илтимас итмеш абәдкем (чөн будыр хөкме самад!),
Гыйшкы багыннан кичеп үтсен җиһан чардагына.
Ул калын ил кем гадәмдән сил булып килмәктәдер,
Шәвыкләр бирмәктә әлдән бу вөҗүд ирмагына.
Ул гасырлар кем һәнүз көтмәктәдер зәүкый хәят,
Шәвыкләрдер бу әсир төшкән килеп чәч багына.
(Шәвыкләркем һәрбере бер дәвернең солтаныдыр,
Сан тезелмешләр көтеп нәүбәт, менеп калфагына).
Хикмәте — хөкме кадәрдән вә хәбәр булсаң әгәр,
И күңел, тап чара, өстә яра, гыйшкы дагына.
Гыйшкы җәннәтдер морад итсәң хәят җавидан,
Кер аңа вә кермә ул мәрдүд фәна япрагына.
Дәрд, гыйшык нирванә шәмгы, «Дәрдемәнд» пәрванәсе,
Ул канып күчте, янып кичте бәка тупрагына.

1908

Ним сабый — ярым сабый.
Санкем — әйтерсең лә, гүя.
Сәудаи гыйшык — гыйшык сәүдәсе, гыйшык уты.
Дөррләр — энҗе, асылташ бөртекләре.
Багына — бакчасына.
Гандәлиб — сандугач, былбыл.
Сидкы вә ихласым — чын һәм саф күңелем.
Канча сонгыят — ничаклы осталык.
Дәст әзәл — табигать (язмыш) кулы.
Ни бәдәигъларны — ничаклы бизәнү, төзәнү әйберләрен.
Хөсне багына — матурлык бакчасына.
Илтимас итмеш абәдкем — мәңге чиге булмаган вакытның теләге.
(Чөн будыр хөкме самад) — югары көчнең хөкеме шулай.
Гадәмдән сил булып — билгесез яткан ташкын булып.
Шәвык — кызыгу, бу урында өмет мәгънәсендә килә.
Зәукый хәят — тормыш ләззәте.
Чәчбагына — чәч үргеченә.
Кадәрдән — тәкъдирдән.
Җавидан — мәңгелек тормыштан.
Мәрдүдә фәна — ташланган, бетә торган.
Нирванә шәмгы — шәм яктылыгы.
«Дәрдемәнд» пәрванәсе — «Дәрдемәнд» гыйшык уты тирәсендә очкан күбәләк.
Бәка — мәңгелек.

Аңлатма
1908 елны «Шура» журналының 6 санында басыла. Бу шигырь турында киңрәк аңлатма бирүчеләрнең берсе булган тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәти 1928 елда түбәндәгеләрне әйтеп узган: «Дәрдемәнднең символизм юллы язган әсәрләренең матур бер үрнәге итеп, аның «Хәят» шигырен китерергә була. Сәнгатьчә эшләнүе, музыкальлеге белән югары урыннарның берсен тотарга тиеш булган бу шигырьне шагыйрь үзенең сөйгән кызына каратып яза. Сабыйларча аның кыланышларын, уеннарын гаҗәп нечкә лирика ноталары белән күрсәтеп, көйләп бирә дә, ул ахырда үзенең шуңа чиксез соклануын, шуның алдында богауланып калган хис итүен сөйли... Әгәр дә без беренче күренештә бер кызга каратылган итеп күрсәтелгән бу шигырьне мәгънәсенә карап тормышка каратылган итеп укысак, шагыйрь Дәрдемәнднең тормышка нинди зур мактаулар яудыруын, аны мактавын һәм шуның белән бергә, тибеп, ашкынып торган оптимизмны күрәбез. Мондагы Дәрдемәнд «Кораб» яки «Бүзләрем мана алмадым» Дәрдемәнде түгел инде. Бу хәят сөючән, тормыштан тәм табучы, аның матур якларын күрүчән Дәрдемәнд» (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda