Дәрдемәнд шигырьләре

Басуда үскән күлмәк

I

Бу көн Зәйнәп әтисенең җир өстенә учлап-учлап вак кына ялтыр орлыклар сибеп йөргәнен күрде. Йөгереп янына барып:
— Әти! Ул нишлисең? — дип сорашты.
— Менә, җитен чәчәмен, кызым, — сиңа матур күлмәк үсәр!
Зәйнәп уйга калды: басуда күлмәк үскәнне ул бер дә күргәне дә, ишеткәне дә юк!..
Шул көннән ике атна үткәч, җир өстен ефәк кебек йомшак үләнкәйләр үсеп каплады. Басуның өсте ямь-яшел булган иде. Зәйнәп карады да, уйлый: «Нинди матур! Чынлап, минем шундый күлмәгем булса!» — ди. Әнисе белән апайлары бер-ике тапкыр басуны карап утырдылар. Утырдылар да, Зәйнәпкә әйтәләр:
— Күлмәгең әмма матур була, Зәйнәп! — диделәр.
Берничә атна янә үтте. Басудагы яшел үләннәр инде шактый үсеп күтәрелделәр. Өстләрендә җемелдәп зәңгәр-зәңгәр чәчәкләр ачылды. Зәйнәп бармаклары белән тотып карый: «Энемнең, минем Морадымның, күзкәйләре нәкъ менә шул төсле! — дип уйлый, — ләкин мин мондый күлмәк һич күргәнем юк!..» — ди.
Көннәр үтте. Бервакыт зәңгәр чәчәкләр коелдылар. Кайсыларын искән җилләр очырып алып китте, кайсылары җир өстенә түгелделәр. Урыннарында вак-вак яшел төеннәр күренде. Бераздан бу төеннәр дә бузарып кипкәч, Зәйнәпнең әнисе белән апайлары басуга чыгып җитеннәрнең барысын да тамырлары белән йолкып-йолкып көлтә итеп бәйләделәр. Көлтәләрне җир өстенә тезделәр кипсен өчен.

II

Җитеп кибеп өлгергәннән башларындагы төеннәрне кисеп көлтәләрне елга эченә, суга батырдылар. Өстләренә ташлар салдылар. Зәйнәп, күлмәгенең су эчендә икәнен ишеткәч, бик күңелсезләнде. Апайлары әйттеләр:
— Кайгырма, Зәйнәп, күлмәгең бик матур була!
Ике атна дәхи үтте. Инде җитенне судан чыгарып җир өстенә тезделәр дә менә ныгытып кыйный, менә вата башладылар. Иң элек ындыр табагындагы такта белән, шуннан, өй эченә алып — кыскыч белән! Җитеннең сабаклары чырт-чырт сынып ватыла, ваклары һәр якка атыла иде. Ул җитмәсә, кабага элеп, тимер тарак белән дә йолкып тарадылар. Җитен инде тәмам әрчелеп йомшарды, ефәк кебек булды. Апайлары янә:
— Зәйнәп! Күлмәгең әмма матур була соң! — диделәр.
Зәйнәп «Бу нинди бетмәс күлмәк тапканнар!.. Бу әйбер күлмәккә түгел, минем Морадымның чәченә охшый ич бу», — дип уйлый.

III

Кыш көннәре килеп җитте. Озын төннәр башланды. Зәйнәпнең апайлары кич утырып, җитенне кабага элеп орчык әйләндерә, җеп эрли башладылар.
«Бу җеп бу — күлмәк түгел!..» — лип уйлый Зәйнәп.
Кыш үтте. Яз үтте. Матур җәйләр дә үтеп, яңадан көз килеп җитте. Бу көн Зәйнәпнең әтисе сәке янына киндер урыны корды. Апайлары узган кыш әзерләгән җепләрне киндер урынына тезеп суздылар да киндер тукырга утырдылар. Сузылган җепләрнең арасында шүре бер яндан бер янга йөгереп йөри башлады. Менә җитеннән — җеп, җептән киндер ясалганны Зәйнәп үз күзе белән күреп белде. Киндер тукып беткәч, аны суыкка чыгарып туңдыра, кар өстенә җәя башладылар. Яз булгач, яшел үләннәр өстенә җәеп, өстенә су бөректеләр. Киндер башта соры төсле иде, инде ап-ак булды.
Бәйрәм алдында әнисе нечкә киндердән күлмәкләр кисте, апайлары утырып тектеләр. Бәйрәм көнне Зәйнәп ап-ак кар кеби күлмәк киде.


Беренче тапкыр «Балалар өчен вак хикәяләр» җыентыгында 1910 елда басыла. Дәрдемәнд җыентыкка кергән әсәрләр турында «Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде» дип искәрмә калдыра.
Made on
Tilda