Дәрдемәнд шигырьләре

Кыш көннәре

Кыш көннәре

Картайды җиһан...
Гөлләр дә бетте!
Кичмәктә заман –
Кышлар да җитте!
Иелде ботаклар,
Карлар асылды;
Тагълар, болаклар –
Бар да басылды.
Күк бозлар катып,
Оешып ятып,
Чишмәкәй шымды –
Бар җиһан тынды!
Җил генә яман
Сызгыра, өрәдер,
Һәм күктә йөрәдер
Бәс белән томан!

Аңлатма
Беренче мәртәбә «Шура» журналының 1908 ел 23 санында басылган. 1910 елда «Балалар өчен вак хикәяләр» исемле китабында кабат басыла. Шунда шигырьнең соңгы строфасы түбәндәгечә бирелә:

Җил генә яман,

Сызгыра, өрә (дер),

Күкләрдә йөзә (дер)

Бәс белән томан!

Ахырында «тәрҗемә» дип куелган. (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda