Дәрдемәнд шигырьләре

«Буе зифа, йөзе күркәм, үзе яшь»

2022-06-12 18:08
***
Буе зифа, йөзе күркәм, үзе яшь;
Күзе кара, озын керпек, каләм каш.
Йөзең якты күреп, сандым аны нур,
Булыр нур, баксам: ул иннек тә акбур.