Дәрдемәнд шигырьләре

«Ятам кайчаклары моңлап»

2022-07-03 14:52
***
Ятам кайчаклары моңлап,
Һаваның тынлыгын тыңлап,
Килә өннәр, колак чыңлап.
Диямен:
— Ни бу? Нидәндер бу?
Җавап урынында гөрли су,
Тирәклек тирбәнә, шаулый!