Дәрдемәнд шигырьләре

Тал чыбык

(Ислах сораган шәкертләргә тартамын)

Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыккай, интегеп;
Ялварасын, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең
Аккан суга күз тегеп.

Япракларың кылтырый...
Эчеп канасың килә!
йөгерә, кача су чылтырый,
Кояш нурында елтырый
һәм кача ул һәм көлә!

(Тәрҗемә.)

Ислах — реформа, уку-укытуны яңарту,
Канасың — туясың.

1906

Аңлатма
Язучының «Ислах сораган шәкертләргә тартамын» дигән искәрмә белән биргән бу шигыре 1906 елның 22 мартында «Вакыт» газетасының 8 санында басыла.

Тарихтан мәгълүм булганча, бу вакытларда татар шәкертләре дә революция дулкынары тәэсирендә уяна, иреккә, яңача укуга омтылыш башлана. Алар мәдрәсәләргә ислах (реформа) кертүне таләп итеп чыгалар. Газеталарга шәкертләрнең хатлары, җәмәгатьчелек алдына куйган таләпләре басыла. Бу шигырьдән күрүебезчә, Дәрдемәнд тә шул хәрәкәткә игътибар итә һәм үзенең тавышын белдереп матбугатка чыга.

Шигырьнең «Ялварасың, борыласың, тилмерәсең, өзеләсең» дигән юллары 1929 елдагы җыентыгында «Зарланасың, бозыласың, тилмерәсең, өзеләсең» дип ялгыш бирелгән. (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959)
Made on
Tilda