Дәрдемәнд шигырьләре

Хикәяи гыйшык

Качан беркөнне Мәҗнүн диләфкяр
Ителде фәүте Ләйләдән хәбәрдар,
Булып аң-таң!.. ирән хәйраттә калды…
Торып, фөрьяд орып, чүлләргә талды…
Күрә кем, бер бала хәсрәттә яна;
Каберлектә торып, ян-як карана…
Диде: «Әй, тыйфел!.. Кайда кабре Ләйлә?..»
Бала көлде… Диде: «Йөз хәйфә! Вәйля!
Янып Ләйлә өчен, күкләргә аштың,
Ни гафләт — мәркаден бездән сораштың!
Йөреп, бер-бер карап чык һәр каберне,
Алып туфракны учка, искә җирне,
Ни җирдә гыйшык вә сәүдәләр исе бар,
Аның шул җирдә кабре… Шунда ул яр!..

1908

Мәҗнүн дил әфкяр — күңеле, уе белән саташкан берәү.
Ителде фәүте Ләйләдән хәбәрдар — Ләйләнең үлүеннән хәбәр алды.
Хәйраттә — аптырашта.
Фөрьяд — елау-сыктау, зарлану.
Талды — эчкә кереп китте, чумды.
Тыйфел — бала.
Йөз хифә, вәйлә — йөз тапкыр аяныч, үкенеч.
Гафләт — хәбәрсезлек, ваемсызлык.
Мәркаден — каберен.
Сәүдә — гыйшык, мәхәббәт сәүдәсе.

Аңлатма
«Шура» журналының 1908 ел 2 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басылган. Шагыйрь үзенең бу әсәре алдына шул ук исемдә тагын ике шигырь урнаштыра. Беренчесенә «Каиле мәгълүм түгел» (әйтүчесе билгеле түгел), икенчесенә «Госманлыча» дигән искәрмәне бирә. «Госманлыча» вариантның авторы итеп М. Һади Габдессәлимзадәне күрсәтә. Димәк, Дәрдемәнд бу шигырен язганда шул ук темага булган шигырьләрнең берничә варианты белән эш иткән булып чыга (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И. Рәмиев, М. Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda