Дәрдемәнд шигырьләре

Тәрҗемә

Диңгез эчендә утрау бар — аның өстендә кала:

Алтын түбәле сарайлар — күзләрнең явын ала.


Анда үсәдер бер чыршы,

Аңа пыяла бер өй күрше.


Кулга өйрәнгән бер тиен — ул өйнең эчендә тора,

Җырлар җырлый, әмма, көен — ишеткәннәрдән сора.


Уйный, сикерә һәм симерә,

Чикләвекләр гел кимерә.


Кабыклары саф алтыннан — җимнәре гел зөбәрҗәт,

Себереп алалар алдыннан — караучылар итә хезмәт.


Куелган анда бер түрә,

Чикләвеккә хисап күрә.


Ул утрауда һәркем дә бай — өйләр һич юк —

Гел ки сарай.
Made on
Tilda