Дәрдемәнд шигырьләре

Сыер

(тәрҗемә)

Аһ, мин матур сыеркаемны сөямен,
Аһ, мин сыеркаема кечерткән төямен.
Аша туйганыңча, газиз иптәшеп минем,
Аша туйганыңча, аша, һәүкәшем минем!

Аһ, мин матур сыеркаемны сөямен,
Көрпә болгап сыеркаема куямын -
Минем сыеркаем эчсен, туйсын дип,
Зур җиленкәенә каймак тулсын дип!..

Кечерткән — кычыткан
Made on
Tilda