Дәрдемәнд шигырьләре

Мачы

Мачы, мачы, пескәем,
Көрпә, мамык төскәем,
Аш өйдән килә шымып,
Күзләрен тиз-тиз йомып...

Мачы ниләргә тигән?
Ничөн башкаен игән?

Бакчы, ул ашчы, явыз,
Бакчы, ул, комсыз авыз,
Каймакны үзе капкан,
Мачыга яла япкан!

Нишләтер инде бае?
Ни әйтер абыстае?..

Сораштылар, белделәр,
Мачыдан бик көлделәр, –
Койрыгын кырт чаптылар (да)
Караңгы базга яптылар!

1910

Аңлатма
Беренче тапкыр 1910 елда «Балалар өчен вак хикәяләр» китабында басылган. Ахырда җәяләр эчендә тәрҗемә дип куелган. Дәрдемәнднең Фатих Кәрими кулында сакланган кулъязмалары арасында бу шигырьнең түбәндәгечә кыскача варианты да бар.

Мәче, мәче, пескәем,

Көрпә мамык түшкәем.

Аш өйдән килә шымып,

Күзкәен шып-шып йомып.

Мәче ниләргә тигән,

Ничөн башкаен игән?

Ашчы каймакны капкан,

Мәчегә яла япкан!

Ышаныр микән бае?

Ни әйтер абыстае?

(Чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda