Дәрдемәнд шигырьләре

Школьникка

Гаҗәп, школда син өч ел эчендә
Өйрәнгәнсең ничә төрле һөнәргә.
Бөтенне уйнатып, зәңгәр төтенне
Тәмам белгәнсең ич үрдән түгәргә.

Тагын күзлек, салып башка цилиндр,
«Татар»ны нинди остардың сүгәргә!..
Укы бер ел янә бер күп арттырырсың -
«Явыз милләт»не дә ватып, кырырсың!

1908

Аңлатма
1908 елны «Шура» журналының 3 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басыла (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda