Бәхетле сабый!
Карагыз: ниндәен рәхәт, никадәр дә
татлы йокы эчендә!..
Бөтен вөҗүден ниндәен матур тынычлык каплаган!
Күкрәккәен бер кабартып, бер төшереп,
күркәм тын алуларын, көрпә йөзкәендә
җилбер-җилбер уйнаган көлемсерәүләрен,
һәнүз тупрак өстенә тиелгән кечкенә
тәпкәйләрен күргәнегездә, гүя бер фәрештә,
күк йөзендә оча-оча, канаткайлары талган да,
җир йөзенә төшеп, бу бишекнең эчендә яткан
калган дип әйтәсегез килмәсме?..
Бәхетле сабый! Йокла!
Синең һәрдаим тынычлык эчендә калуыңны
теләгән шәфкатьле әнкәеңнең күзе алдында
рәхәт-рәхәт йокла!
Син, өлкән адәмнәр кебек, уянсаң – зәхмәтле эшләр,
йокласаң – имәнеч төшләр күрмисең.
Уяныр-уянмас әнкәеңнең йөзенә карап көлүдән
башка һич эшең юк.
Һәм никадәр дә күркәм, татлы көләсең!
Әнкәең никадәр арыган, никадәр талган булса,
янә шул матур көлүләрең аның бар кебек
мәшәкатьләрен оныттырадыр.
Синең көләр йөзкәеңне күргән саен,
әнкәеңнең дә йөзе көлеп, йөрәгендә
бер шатлык, бер сөенеч пәйда буладыр.
Шундук сине шәфкатьле кочагына ала,
күкрәгенә баса, сиңа ашналыклар күрсәтә.
Син дә, аңа җавап урнына, күркәм-күркәм
көләсең һәм, татлы-татлы имәргә башлап,
туйганыңча имәсең. Бу хәлдә янә әнкәеңнең
йомшак кочагында сирпелеп йоклаудан
башка эшең калмый.
И бәхетле сабый! Йокла!
Иең һәрдаим тынычлык эчендә калуыңны
теләгән шәфкатьле әңкәеңнең күзе алдында
рәхәт-рәхәт йокла!...
Шигъри мәнсүр – чәчмә шигырь (нәсер)
«Шура» журналының 1909 ел 2 санында «Бәллү» шигыре алдында чыга.