— Әти! Карачы бу богдайларны: мескиннәр! Ничек муеннары бөгелгән… Мәшәаллаһ, әнә тегеләре! Ниндәй теп-текә, егет сыман торалар!
Атасы атны туктатты. Арбадан төшеп, богдайларның ике төрлесеннән дә өзеп алды. Бөртекләрен чыгару өчен башакларын учлары эчендә угалады. Шуннан Хөсәенгә әйтте:
— Кара, углым! Боларның эчендә никадәр күп богдай бар! Менә шуның өчен дә боларның башлары иелгән… Инде шул, текә торганнарны кара — эчләрендә бер әйбер дә юк! Болары бер тиен дә тормый. Моннан гыйбрәт ал, углым: текә башлы булу гакылсызлыктан килә.
Беренче тапкыр «Балалар өчен вак хикәяләр» җыентыгында 1910 елда басыла. Дәрдемәнд җыентыкка кергән әсәрләр турында «Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде» дип искәрмә калдыра.