Дәрдемәнд шигырьләре
«Тиң булырмы йолдыз тулган айга»
2022-07-03 15:23
***
Тиң булырмы йолдыз тулган айга, —
Ул буйга-сынга, ачык чырайга.
Ымтылган иләк кебек йөрешләре,
Ул моңлы, матур күз сөзешләре.
Ялвару кирәкмәс, кирәк наз гына,
Ул да урыны белән, аз-аз гына.