Дәрдемәнд шигырьләре

Энҗе белән Әтәч

Әтәч, энҗе чукып бала кулыннан,
Кире атты: «Булсын сиңа бу!» –
Әче кикрикләде, тибеп тиресне:
«Минем зур кадремә лаек менә бу!»

Ушандак: бер китап надан кулына
Бүлештә төште өлешкә (каза бу!).
Кибетчегә биреп, диде, китапны
(Әгәрчә дәртләргә дәва бу):
«Сиңа булсын, – диде, –
Миңа бирсә биш-ун тиен...»
Кибетче бер челем сонды: «Бәһа бу!»
Надан сөйләнде, балкып шатлыгыннан:
«Китап – ни ул? Биш артык ич менә бу!»

Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән.

Ушандак – шуның кебек.
Челем сонды – папирос сузды.
Бәһа бу – бәясе шул тора.
Made on
Tilda