Көннәрдән беркөн бер падишаһ сунарга чыккан иде. Ау артыннан кырдан-кырга узып йөргәндә, җир сөреп, иген игеп торган бер сукачыга очрады. Янына барып сәлам бирде. Сукачы сәлам алып: «Кыйдәмагезгә хәсәнат, солтаным!» — дип, кул кушырып торды.
Падишаһ хәзрәте сорашмага башлады:— Ни эшлисең?
— Гомерегезгә дога әйтеп, иген игәмен, тәкъсыйр!
— Елында никадәрле ашлык сатасың?
— Бәгъзе ел йөз, бәгъзе елны биш йөз акчалык, солтаным.
— Ул акчаны ни урыннарга тотасың?
— Ходайга шөкерләр, хәзрәтегезгә догалар әйтеп, бер өлешен үз кирәкләремә тотамын. Бер өлеше белән бурычларымны үтимен. Бер өлешен әүсемгә бирәмен, солтаным.
— Ни вакыт бурычландың? Карез алу ни өчен хаҗәт булды?
— Кечкенә бала көннәремдә, һичбер эшкә ярамасам да, ата-анам мине киендереп асрап үстерделәр. Аларга бурычландым, тәкъсыйр. Инде алар картайды, бер эшкә дә ярамыйлар. Ашатып, эчереп, бурычымны түлимен.
— Хуш… Акчаның бер өлешен әүсемгә бирәмен дидең. Әүсемгә акча биреп файдалануның хәрам икәнлеген белмисеңме?
— Биш җан вак балаларым бар… Аларны ашатып-эчереп торам, солтаным. Мин картайгач, алар да мине карарлар. Әүсемгә бирәмен дигәнем шул.
— Бәрәкалла! — дип падишаһ хәзрәте ул кешегә йөз алтын һәдия биреп китте.
(Хуҗаи Сыйбианнан)