Буран өермә бөтерәдер,
Уйный, кар җирдән ала:
Я җанварлардай үкерәдер,
Я егълый гүя бала.
Я бер крыша ябучыдай
Түбә саламын чәчә,
Я кич калган бер юлчыдай,
Тәрәзә капкачын эчә.
Бу искергән алачыгым
һәм караңгы, һәм төссез,
Нишләп утырасың, карчыгым,
Тәрәзә төбендә сүзсез?
Юкса буран улавыннан
Ялыкуыңмы, әбкәем,
Я орчыгың шулавына
Талыктыңмы, әбкәем.
Кил эчәек бергә, килче,
И яшь чагым юлдашы,
Кил эчәек, килче-килче,
Китсен күңел сагышы!
Җырла миңа - бер ковд ничек
Чит илләрдә гомер иткән;
Җырла шуны - бер кыз ничек
Иртәнчәк суга киткән.
Буран өермә бөтерәдер,
Уйный, кар җирдән ала:
Я җанвардай үкерәдер,
Я егълый гүя бала.
Кил эчәек бергә, килче,
И яшь чагым юлдашы,
Кил эчәек, килче-килче,
Китсен күңел сагышы.
1907
Аңлатма
Беренче мәртәбә 1907 елда «вакыт» газетасының 119 санына кушымта булып чыккан «Әдәбият капчыгы»ның — шул исемдәге шигырьләр җыентыгының 8 кисәгендә басылган. Дәрдемәнд шунда үзе тәрҗемә дип куя һәм, бит астына төшереп, «Шагыйрь Пушкинның үзен бала көнендә карап үстергән карчыкка хитабән әйткән шигыре», — дигән искәрмәне бирә (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).