Дәрдемәнд шигырьләре

Нури белән Зәйнәп

Нури белән Зәйнәп бер бүлмәнең эчендә икәүсе генә иделәр. Зәйнәп урындык өстендә утырып бер яулыкның читләрен бөгә иде. Нури бүлмә эчендә арлы-бирле йөри, башында ниндидер бер уе бар кебек күренә иде. Кинәт бер читтә торган өстәлнең янына барды. Өстәлнең өстендә аналарының фарфордан ясалган кыйммәтле бер чүлмәге тора иде. Нури чүлмәкне карамак булды… Зәйнәп башын күтәрде дә әйтте:
— Абзый! Кара, чүлмәкне күтәрмә! Әнием ачуланыр.
Нури җавап биреп әйтте:
— Юк! Кулыма алмыйм, карыймын гына.
Нури чүлмәкнең ике яныннан тотып, эчене карар өчен, күтәрмәгә башлады. Әмма чүлмәк кинәт кулыннан ычкынды. Төшеп, биш-алты кисәк булды. Зәйнәп кычкырды:
— Йә Рабби!.. Нури! Нишләттең?
Нури башын иде, чүлмәкнең ватыкларына карады, кызарды, бузарды… Йә инде, әниләре? Ул да хәзер киләчәк иде түгелме? Нури Зәйнәпкә карап әйтте:
— Зәйнәп! Кара, чүлмәкне мин ватканны әниемә әйтмә!.. Аңладыңмы?
Бер-ике минут үтмәде, әниләре бүлмәгә килеп керде. Чүлмәкнең ватыкларын күрмәде. Ачу белән: «Бу чүлмәкне кем ватты?!» — диде. Балаларына карады. Нури алгарак чыгып әйтте:
— Без бу бүлмәгә кергәндә чүлмәк ватык иде!..
Менә сиңа бер ялган.
Әниләре асрау кызны чакырды. Ачу белән әйтте:
— Хәдичә! Бу бүлмә балалар белән синнән башка берәү дә керми. Тугъры сөйлә, бу чүлмәкне синме ваттың?
Бичара хезмәтче кыз, яулыгын күзләре өстендә тотып, еламага башлады. Нури бераз аяды. Әниләре Хәдичәгә әйтте:
— Йә, Хәдичә! Елауның файдасы юк. Дөресен әйт!
Хәдичә үксеп-үксеп елый-елый җавап бирде:
— Юк, абыстай! Бу чүлмәкне мин ватмадым.
Зәйнәп әкертен генә Нуриның янына барды. «Туганым! Бакчы, Хәдичә ничек елый. Әнием аны куар бит. Өстенә яла япма, чынын әйт. Язык булыр ич!» — диде.
Нури уйга калды. Шундан әнисенә якынлап әйтте:
— Әнкәем! Хәдичәнең һич гөнаһсы юк. Ялган сөйләдем. Чүлмәкне мин ваттым.
Нури еламага башлады. Зәйнәп белән Нури бичара Хәдичәне шелтәдән коткардылар. Әниләре әйтте:
— Бәрәкалла, угълым! Менә яхшы иттең! Дөнья булгач, бәгъзе вакыт кеше кулыннан каза чыга. Аны танмый әйтергә тиеш. Хаталык белән бер эшне бозасың икән, аны кеше өстенә ябу бер дә ярамый. Үз гөнаһын башкалар өстенә аудару — иң мордар, иң әшәке кешеләрнең эше. … Ягез инде, балалар! Бу фәкыйрь хезмәтче кызның күңелен табарга тырышыгыз!


Беренче тапкыр «Балалар өчен вак хикәяләр» җыентыгында 1910 елда басыла. Дәрдемәнд җыентыкка кергән әсәрләр турында «Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде» дип искәрмә калдыра.
Made on
Tilda