Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
Бабалар кабере янында күңел зар,
Аталар рухының армандасы бар...
Кара туфрак тулы мазлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..
Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
1906
Гаян ит — мәгълүм ит, ачып сал.
Әхвалеп бәян ит—хәлләрен сөйләп, хикәя итеп бир.
Армандасы — үкенечле өмете — теләге.
Мазлум нидасы — кыерсытылган, җәберләнгәннәр тавышы,
Фидасы — корбаны.
Аңлатма
Шагыйрьнең «Алар кемнең нидасы» дип йөртелгән бу шигыре 1906 елның февралендә «Казан мөхбире» газетасының 33 санында «Д» имзасы белән басыла. Автор аны үзе «Каләмгә хитап» дип исемләгән. 1929 елда Дәрдемәнднең шигырьләр җыентыгын төзегән Исмәгыйль Рәмиев «Каләмгә хитап» шигырен исемсез генә урнаштыра һәм аны ялгыш Октябрьга кадәр басылмаган шигырьләре исәбенә кертә. Бу текст исә «Казан мөхбире» газетасыннан алынган ( Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959.