Дәрдемәнд шигырьләре

Игътизар

Ачыдыр күз яше табган, газизем,
Ходаның хөкме бу — юктыр гөнаһым!
Гомерләрдер яна калбемдә утлар…
Кичә күр, бер сине көйдерсә аһым!

1908
Игътизар — гафу үтенү
Табган — табигый буларак, үзлегеннән.

Аңлатма
Беренче мәртәбә «Шура» журналының 1908 ел 3 санында басыла. 1915 елда «Шура» журналының 16 санында үзгәртелмичә кабат басыла. Бу шигырьнең исеме 1929 елгы басмасында «Игътираз» дип ялгыш бирелгән.  «Игътизар» сүзе гафу үтенү дигән мәгънәдә булса, «Игътираз» сүзе каршы килү дигән төшенчәне бирә (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda