Нидер, и сөйгәнем, бу яшь күзеңдә,
Ничөн хәсрәт күренде гөл йөзеңдә?
Борынгы шатлыгың юктыр сүзеңдә,
Ничөн хәсрәт күренде гөл йөзеңдә?
Күтәр чәчкәйләрең, күтәр кабагың,
Күренсен күзләрең, көрпә яңагың.
Шифа җилабе бар матур күзеңдә,
Сагышларга дәва – ширин сүзең дә.
Үзеңдә бар икән тирьяк күзеңдә,
Ничөн хәсрәт күренде гөл йөзеңдә?
Фида җаным синең юлыңда, и яр,
Берүк, сау бул, берүк, уйланма, зинһар.
Белалмыйм ниндәен гизлә моңың бар,
Ничөн хәсрәт күренде гөл йөзеңдә?
Көрпә – йомшак
Шифа җилабе – шифалы су
Ширин – татлы
Тирьяк – тарта, җәлеп итә торган көч
Гизлә – сагышлы, яшерен