Дәрдемәнд шигырьләре

«Синең ялгышыңа тимим, күрәсең»

***
Синең ялгышыңа тимим, күрәсең;
«Чәбә!» дип әйткәнем юк, ник өрәсең?..

Аңлатма
Дәрдемәнднең ике юллык бу эпиграммасы турында һәм аның язылуына карата «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими түбәндәге аңлатманы биргән: «Беркөнне Дәрдемәнд “Вакыт” редакциясендә утырганда, шул көн чыккан “Дин вә мәгыйшәт” журналын китереп бирделәр. Аның бу санында да, һәр санда диярлек булган шикелле, нәрсәдер өчен “Вакыт”ка һәм аның нәширләренә бәйләнү бар иде. Шуны күздән кичергәч, Дәрдемәнд өстәл өстендә яткан бер кәгазь кисәген алып, шул сүзләрне язды». (Чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda