Дәрдемәнд шигырьләре

Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб

Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб
(Госманлы ләһҗәсендә)

Сәгадәт вакты бер форсат заманы,
Булып мәскәндә бер тәнһа мәкяны,
Бөрадәрлә сәне тәзкир идәрдек,
Сәнең әүсафыңы тәкрир идәрдек.
Пиамбәр хәзрәтендән йитде нагяһ,
Гыйнаять намәңездән йитде агяһ.
Укыб әүвәлдә мазмуны хитабы,
Аҗб һәм дәст хөрмәтлә китабы,
Дәрвәндә гаҗәб әшгаре күрдек,
Нә әшгар, шигырьләр гөлзары күрдек.
Шу нисбәт үзрәдер могъҗиз кяламе,
Дили шәбхун идәр һәрбер пәяме.
Әдәие дилнаваз шагыйранә
Ки тәгъриф әйләмәк гәлмәз лисанә.
Фәсахәт гөлләредер һәр бәйяне,
Бәлягать шәбнәме мәгълүмиане.
Тәшәккер әйләрезбез җан вә дилдән
Ки алдык бәһрә ул җаһи җәмилдән.
Эчеб гыйрфан сабусендән мадәмә,
Шәрабы әйләдек хаз тәмамә.
Виребдер фәхер өчен хәлкъә ходавәнд
Сәни, и шагыйре Фирдәүси манәнд.
Фәсахәт гәнҗе гүя гъәз вә җәлдән
Саңа тәхсис улынмышдыр әзәлдән.
Бөтен арзуларың һәб вар улсын,
Фәләк һәр әмрең тайяр улсын!
Әфәндем хәзрәтенә гаҗизанә
Бу тәкъдим итдекем шу бер фәсанә
Тәлад килек габед гаҗизедер,
Хосуле хирсы фикер начизедер.
Нөкүше гыйлемдән хали мәгали
Хата улмаз, әгәр дирсәм мисали.
Һәнүз кәлмеш җиһанә бер сабыйдыр,
Әдибләр дөркисендә бер габидер.
Хаҗабындан дүшеб әфган вә зарә,
Кабул итмәзде кем дәргяһә варә.
Вәләкин улмады ил рәсмидә шат,
Ки гадәтдер сбыйлар гүрмәк остад.
Газимәт әйләде сүз гөразилә,
Сәнең дәргяһыңа гаҗиз ниазилә,
Сулар итмәзсәдер ки лотфе галә,
Сәбавәт мәһденә йитмеш ниһалә.

Хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе

Бәхетле, уңай туры килгән бер заманда,
Өйдә ялгыз калып,
Борадәрем (туганым) белән сине искә төшерә-төшерә,
Синең күркәм сыйфатларыңны тәкрар итеп утырганда,
Пәйгамбәр хәзрәтләренең көтелмәгән (әмре)
Сезнең кайгыртучан хәбәрегезне ирештерде.
Укып әүвәл юлламыш сүзләрегезне,
Хөрмәт белән кулга алып, ачып китабыгызны,
Эчендә гаҗәп, искиткеч шигырьләр күрдек,
Шигырьләр генәме, шигырьләр чәчәклеге күрдек.
Сүзләре шулкадәр могҗизалы ки,
Һәрбер хәбәре күңелне яулап алырлык.
Күңелне никадәр шагыйранә хушландыруын
Кешеләргә аңлатып та булмас.
Һәр сөйләнгән сүзләре матурлык гөлләредер,
Хәбәр иткәне нәфис язу бизәк-тамчыларыдыр,
Рәхмәтебез сезгә җаныбыз һәм күңелебездән,
Ул бөек күркәмлектән өлеш чыгарган өчен.
Аң-белем савытыннан эчеп,
Ахырынача шатлык-ләззәт шәрабын татыдык.
Хода кешеләргә горурланыр өчен биргән
Сине, и Фирдәүсигә охшаш шагыйрь.
Язу осталыгы гүя күк тарафыннан
Сиңа тумыштан ук иңдерелгән.
Бөтен омтылышларың эшкә ашсын,
Күк һәр әмреңә әзер булсын!
Әфәндем хәзрәтләренә түбәнчелек белән
Тәкъдим иткәнем бу бер әкият
Камыш каләм колының көчәнүедер,
Фикер әйтергә теләвенең юк-бар нәтиҗәседер.
Тасвир гыйльменнән читтә торган нәрсә
Мисалы дисәм, һич хата булмас.
Дөньяга гел килеп торучы бер сабыйдыр (ул).
Әдипләр арасында бер зиһенсезедер.
Оятыннан зар-зар еласа да,
Аны бусага аша кабул итмәсләр.
Ләкин ил каршында шатлык тоймады,
Чөнки сабыйлар гадәте – остаз күрү (эзләү).
Кыюланып, сүзен сәфәр юллады
Синең бусагаңа түбәнчелекле үтенеч белән.
Шәт, мәрхәмәтле бөек зат
Сабыйлык бишегендәге яшь үсентене сусыз итмәс.
Made on
Tilda