Таулардан сулар ага гөрләп, шарлап.
Каңкылдап килде аккош белән казлар,
Кайнады кош, тулды күл, тулды сазлар.
Язларның килде җитеп якты көне,
Ишетелде һавада аккош өне,
Талпынып салмак, авыр күк йөзендә,
Күренде килгән очып каз дөркеме.
Яз булды, җитте килеп хозур айлар,
Сайрап очты һавага бүз тургайлар,
Рәхәтләнеп маңгырып куй, сыер мөңри,
Куанып, кешнәп уйный колынкайлар.
Куанып йөгерә киек иркен чүлдә,
Каңкылдап, аккош йөзә аукан күлдә,
Сайраша сандугачлар, түгеп моңнар,
Хайваннар шатлык кыла уңда-сулда.
Нисан – апрель ае яңгыры. Халыкта «ләйсән яңгыр» дип тә йөртелә.
Аукан – иркен.