Дәрдемәнд шигырьләре

Кыйтга

Ни гамь бөлсәм, әгәр үлсәм, ни ваем,

Эчеп дуслык шәрабыннан исерсәм.

Булып дуслар белән берлектә даим,

Гомернең тиз үтәр язын кичерсәм.


1906


Ни гамь — ни кайгы.

Ни ваем — ни үкенеч.

Даим — һәрвакыт.


Аңлатма

«Вакыт» газетасының 1906 елгы 13 апрель (14 нче) санында «Замана» шигыре белән бергә урнаштырылган.
Made on
Tilda