Дәрдемәнд шигырьләре

«Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан»

***
Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан,
Түгел бал корты мин – чагып елаткан.
Ни зур бу дәүләт, кем, шөкер итәм чук, –
Минем беркемгә җәбер итәр көчем юк.
Made on
Tilda