Дәрдемәнд шигырьләре

Без

Гасырлар кичте китте... кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәуран...
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандан канча илләр!..

Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,
Җир астында тезелде ку сөякләр...
Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!

Мөсафир кем, җиһанга басты ботны,
Биетте ажгырып аны замана...
Өеп чергән өмидне... төртте утны —
Йотып утларны китте... яна-яна...

1908

Нәбиләр – пәйгамбәрләр.
Сөрде дәүран – гомер кичерде
Канча – күпме.
Вәйран булу – җимерелү, хәрабә хәленә килү.
Мәгъмур тиякләр – төзек корылма, тораклар.
Ку сөякләр – кипкән, буш сөякләр.
Дәрийгъ – үкенеч.
Мәхзүн – көенечле, кайгылы

Аңлатма
«Шура» журналының 1908 ел 21 гыйнварында чыккан 2 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басыла (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda