Дәрдемәнд шигырьләре

Кораб

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...
Чыкты җилләр,
Купты дулкын —
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!

1908

Аңлатма
«Шура» журналының 1908 ел гыйнварында чыккан 1 санында басылган. 1910 елда «Балалар өчен вак хикәяләр» җыентыгында бу шигырьнең беренче строфасы гына бирелә. Шагыйрьнең үзе исән вакыттагы басмаларында барысында да «Кораб» шигыренең өстән дүртенче юлы «ул йөрәдер» формасында бирелгән, ә 1929 елгы җыентыкта «ул йөзәдер» дип төзәтелгән (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda