Дәрдемәнд шигырьләре

Шәйхе Сәгъдидән

Бер ахмак өйрәтер иде ишәккә
Сөйләшмәкнең юлын – интекте даим.
Бере күреп диде аңарга: «И дуст!
Бу эштә чикмә зәхмәт, булма каим!

Тынып тормакны син өйрән ишәктән,
Сөйләшмәк синнән өйрәнмәс бәһаим!»

1910

Каим – аяк өсте басып тору.
Бәһаим – дүрт аяклы җан ияләре, хайваннар.

Аңлатма
«Шәйхе Сәгъдидән», «Абдул Абдуличкә», «Беренче апрельдә зиярәт портретын җибәргән дустыма» исемнәре белән аталган 3 шигырь «Шура» журналының 1910 ел 8 санында «Һөҗүләр — сатиралар» дигән баш астында басылганнар.
Made on
Tilda