(Сыҗим Колыйдан)
Абындым, таяндым, дидем: Аллага тәвәккәл!
Һәр төскә буядым, дидем: Аллага тәвәккәл!
Куйдым башымны кулларым өстенә дә яттым,
Үлектәй узандым, дидем: Аллага тәвәккәл!
Уянды сорнай, күчте торып бөтен кәрваннар,
Мин күчтем, юлландым, дидем: Аллага тәвәккәл!
Иң арттагылар килде, кичте таптап алар да,
Тузанга болгандым, идем: Аллага тәвәккәл!
Телем-телем телендем мин, искергән җиләндәй,
Йөз ямау ямандым, дидем: Аллага тәвәккәл!
Атларга — печән, этләргә - сөяк, малга җим булдым,
Канча кем таландым, дидем: Аллага тәвккәл!
Керләнде чалмам, уңды бүркем, шапкам кызарды,
Һәр төскә буяндым, дидем: Аллага тәвәккәл!
Узандым — сузылдым
Сорнай — озын торба, быргы
Канча — ничаклы
«Шура» журналының 1911 ел 8 санында басылган.