Дәрдемәнд шигырьләре

Кыйтга

Кыйтга

Ятимнәр күңелене кырдың, җимердең,
Көчең җитсә, бу зиндан ишеген ват –
Туган, алдауда мин синнән калышмам.
Күрим сине, я бу солдатны алдат!

Аңлатма
Дүрт юлдан торган бу шигырь язучының «Тимерле тәрәзә үтәсендән күзе ялтыраган танышка тартамын», дигән искәрмәсе белән, «Вакыт» газетасының 1906 ел 18 апрельдә чыккан 16 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басыла (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda