Дәрдемәнд шигырьләре

Гали

Бер кешенең өч углы бар иде. Иң кечкенәләре Гали атлы. Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар бик пешкән, татлы, сулы җимешләр иде.
Берничә сәгатьтән соң, аталары балаларын янына чакырып: «Алмаларны нишләттегез?» — дип сорады. Өлкән углы әйтте:
— Әти! Мин алманы ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп алма агачы үстермәк буламын.
— Яхшы иткәнсең, углым! — диде атасы.
Уртанчы углы әйтте:
— Мин алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен дип дога кылдым.
Атасы янә: «Яхшы иткәнсең, углым!» — диде.
Өченче углы Гали атасына карап әйтте:
— Алманың яртысын ашадым...
Атасы әйтте:
— Яртысын нишләттең?
Гали куркып кызарып әйтте:
— Күршебезнең углы Вәли авырып ята. Барып яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.
— Бәрәкалла, углым! Син бигрәк тә яхшы иткәсең! — дип, атасы Галинең битеннән, күзләреннән үпте.

(Хуҗаи Сыйбианнан)



Беренче тапкыр «Балалар өчен вак хикәяләр» җыентыгында 1910 елда басыла. Дәрдемәнд җыентыкка кергән әсәрләр турында «Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде» дип искәрмә калдыра.
Made on
Tilda