Дәрдемәнд шигырьләре

И мөхәррир!

Канча тартсаң, и мөхәррир, сүзне чит тел сибенә,
Тел ясалмас, гәр туган сүз ятмаса үз ибенә!
Алсаң ал «сүз»ләрне читтән, «хәреф»ләргә бирмә юл,
Кертмә бер чит ләһҗәдән «хәреф» ләһҗәбез тәртибенә.
«Хәреф»ләр тәбдил итеп, чит ләһҗәдән алмак «әдат» —
Бел мөсавидер бинан рухыбыз тәхрибенә.
Тел — вөҗүд, сүзләр — бәдәндер, сарфы вә тәркибе — рух.
Максадың гәр хәер исә куй, тимә тел тәркибенә!
Сөт имешкән һәмдәмемдер, кан әнисемдер телем,
Җан биреп күнмәм хәрим васылдан тәгърибенә.
Мөддәгыйләр рәдденә гәр җитмәсә сүзем дәлил,
Түккәнем күз яшьләрем җитсен алар тәэдибенә.
Кершән, иннекләр дә яксаң, бер кара тән булмас ак,
Энҗе, алмазлар да булмас «зиштә руга зәйбә ру».
«Булса ак бармакларың нечкә, колагың ал колак,
Алтын алкасыз да син күркәм, йөзексез дә сылу».
Тел ватып «тил»ләрне каттың, бер татып күр, нинди тәм:
Биргәнең бер болганык су, салганың ватык сәбу!
Куй, табигать хөкмен итсен — шул тәкамел, шунда ямь!..
Көткәнең, бәлкем, «дәлил»дер? Бак, дәлил алдыңда… бу!

1908

Канча — никадәр, күпме генә.
Сибенә - уңаена, ибенә.
«Хәреф» — бу урында «хәреф» сүзе сүзләрнең төрләнешен һәм җөмләдәге бәйләнешен биргән грамматик чара мәгънәсендә алына.
Ләһҗәдән — телдән, диалекттан.
Тәбдил — алыштыру, үзгәртү.
Әдат — кушымчалар, бәйлекләр.
Мөсавидер — тигездер.
Бинан рухыбыз — телебезнең рухы.
Тәхрибенә - харап ителүенә, бозылуына
Тел — вөҗүд — тел — тормыш, барлык.
Бәдән — тән.
Сарфы — сүзләрнең морфологиясе, төрләнүләре.
Тәркибе — телнең синтаксисы, җөмлә төзелеше.
Рух — җан.
Һәмдәмемдер — сөт туганым.
Хәрим — аңа кагылырга тыелган нәрсә.
Васылдан тәгърибенә - үз нигезеннән ераклаштырылуына.
Мөддәгыйләр рәдденә - дәгъвәчеләрнең сүзләрен капларга, юк итәргә.
Алар тәэдибенә - аларны әдәпкә чакырырга.
Зиштә руга — ямьсез йөзлегә.
Зәйбә ру — йөз бизәге, яки «зиба ру» — күркәм йөзле, гүзәл (кыз).
«Тил»ләрне каттың - күңелләрне болгаттың.
Сәбу — су яки эчемлек савыты, чүлмәк.
Тәкамел — тулган, җитешкән, камилләшкән.
«Булса ак бармакларың нечкә» — бу юллар турында Дәрдмәнд үзе искәртә: «Ике мисрагы Шәйхе Сәгъдидән алынмыштыр»

Аңлатма
«Шура» журналының 1908 ел чыккан 1 санында басыла. Шул шигыре эченә Дәрдемәнд Көнчыгышның бөек классик шагыйре Шәйхе Сәгъди-Ширази Мөслихетдиннең
«Булса ак бармакларың нечкә, колагың ал колак,
Алтын алкасыз да син күркәм, йөзексез дә сылу» —
дигән шигъри юлларын кертеп, татарчага тәрҗемә итеп бастыра һәм бит астында «ике мисрагы Шәйхе Сәгъдидән алынмыштыр», — дигән искәрмәне бирә (чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959).
Made on
Tilda