Сагымлап кыр белән дала чобарланып.
һава тымык-шылт итми!.. Кысылды тын:
Ядгыр көтә җирнең йөзе комарланып...
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып гайрәт белән ужарланып,
йөгертеп өермәләр, истереп җил
Ачулы Килә атылып, йомарланып...
Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,
Бушанды күк - яңгырны коеп түкте.
Күк селкенеп украна, җир сыгыла,
Нәдер итеп ходаемга халык сыгына.
Мал чулашьш уртага алып балаларын,
Баш ияләр куеп арка җил агына.
Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
Җан-җәнлек, су тавышы тулды җиһан,
Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.
1906
Монарланып - һаваның куерып, зәңгәрләнеп һәм ерактан болыт төсле булып күренүе.
Сагымлап - куерып, мираҗланьш, буланып.
Комарланып -сусап, зарыгып мәгънәсендә.
Ужарланып - котырынып.
Украна - ыңгыраша. Борынгы үзбәк телендә ат кешнәвен аңлата.
Чулашып - куркышып.
Аңлатма
«Шигырь» исеме белән генә бирелгән, «Көн кызды» дип башланган, табигать картиналарын тасвирлауга багышланган бу шигырь 1906 елның 18 апрелендә «Вакыт» газетасының 16 санында «Дәрдемәнд» имзасы белән басыла. (Чыганак: Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр / төз. И.Рәмиев, М.Гайнуллин кереш сүзе. — Казан, Татар китап нәшрияты, 1959). 1929 елгы «Дәрдмәнд әсәрләре»ндә «бер дә чыкмаган әсәрләр» төркеменә кертелгән һәм «Ямгыр» дип исемләнгән. Текстында шактый аерымлыклар бар, күләме дә кыскарак. Күрәсең, ул басма текстның бер варианты яки караламасы булгандыр.
Ямгыр
Көн кызды!.. Кызды һава монарланып,
Сагым калкып, кыр, далалар чобарланып.
Һава тымык, шыл итми!.. Кысылды тын:
Ямгыр көтә җирнең йөзе комарланып...
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып, гайрәт белән ужарланып,
Йөгертеп өермәләр, истереп җил,
Ачулы килә атылып, йомарланып!
Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,
Ярылып, күк чатырлый, тау шаңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
Җан-җәнлек, сил тавышы тулды җиһан!..