Дәрдемәнд шигырьләре
«Мөгзе бар куйның бары да кучкар түгел»
2022-06-12 17:57
***
Мөгзе бар куйның бары да кучкар түгел,
Очкан кошның барысы да шоңкар түгел.
Кемнәр әйтмәс шигырьне әйтер берүк,
Чукаңлаган аксак ишәк толпар түгел.
Кучкар — тәкә
Чукаңлаган — чатанлаган, аксак.
Made on
Tilda